Йолдызнамә (31 гыйнвар – 6 февраль)
Тәкъдим итү бездән, ышану-ышанмау Сездән...
Тәкъдим итү бездән, ышану-ышанмау Сездән...
Кучкар (21.03 – 20.04)
Яраткан кешеләрегезгә хисләрегезне күрсәтергә оялмагыз. Алар да җылылыкны сизеп сезгә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртер. Кучкарларның һәммәсен дә шатлыклы вакыйгаларга бай атна көтә.
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Бу көннәрдә һич тә ашыгырга ярамый. Барысын да төптән уйлап, салмак кына эшләгез, ашыктыручыларга игътибар итмәгез. Хафаланасы юк: соңга калып эшләү тагын да яхшырак нәтиҗәләргә китерәчәк!
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Тирә-юньдәге ыгы-зыгыга игътибар бирмичә яшәвегезне дәвам итегез. Вакыттан алда чапмагыз. Юкса... Атна ахырында яңа максатларыгыз барлыкка килер. Яңа мөмкинлекләр ачылыр.
Кысла (22.06 – 22.07)
Шактый ук катлаулы чор: сезне алдарга ниятлиләр сыман. Шуңа күрә таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Акчагызны кемдер киңәш иткән юк-барга тотмагыз – үкенүегез бар. Атна ахырында керем мәсьәләсенә кагылышлы сөенечле хәбәр көтегез.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Якын араларда бик матур үзгәрешләр көтегез. Дөрес, моның өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Ярдәм кирәк булса, дустыгызга таяныгыз: һичшиксез, сезне кыенлыктан йолып калачак ул.
Кыз (24.08 – 22.09)
Үткәндәге вакыйгаларны һәм хаталарны барлау теләге туар. Нәтиҗәдә бүгенге тормышыгызны тагын да күркәмләндереп җибәрү мөмкинлекләре уйлап табылыр. Ни гаҗәп: уй-ниятләрегез инде ял көннәрендә үк чынга аша башлар.
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Бу атнада кәеф-рухыгыз шәп булыр. Шуннан файдаланып калыгыз: бик кыен булып тоелган мәсьәләләрне хәл итәргә тотыныгыз, дус-ишләрегез белән очрашулар оештырыгыз. Парлыларның мөнәсәбәтләрне ныгытуы, ялгызларның гашыйк булуы өчен мөмкинлекләр чиктән ашачак.
Чаян (24.10 – 22.11)
Бөтен игътибарны сәламәтлеккә юнәлтегез. Бу ыгы-зыгылы чорда профилактиканың артыгы булмаячак! Эштә мөһим проектларга алынмыйча торыгыз. Гадәттәге эшләр белән мәш килсәгез, әлегә шул җитә.
Укчы (23.11 – 21.12)
Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне җайлар өчен менә дигән вакыт. Аларга карата йомшаграк, «җылырак» булып карагыз әле: хәлләр шундук уңай якка үзгәреп куячак! Башыгызга борчу алырга теләмәсәгез, бурычка акча алмаска тырышыгыз.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Киләчәккә планнар коруны кичектерегез. Бүгенгесе күп кә отышлырак булыр. Хезмәт урынында бөтен көчне биреп ярышып эшләгез Аның каравы акчасы да, дәрәҗәсе дә булыр.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Уйлаганыгызны әйтергә курыкмагыз, юкса җитәкчегез үзегезне беркайчан да ишетмәячәк. Бер мәсьәләне искиткеч шәп хәл итеп, үзегезне гүя лотерея уенында җиңгән кеше сыман хис итәрсез. Хезмәттәшләрегезнең көнләшүен исәпкә алмаганда, барысы да әйбәт булачак.
Балык (20.02 – 20.03)
Сезне көтмәгән яхшы хәбәр көтә. Якыннарыгыз янында әлегә бик ачылып сөйләшмәгез. Гаиләгезгә игътибарлырак булыгыз. Шул ук вакытта үзегезне дә онытмагыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев