Логотип Идель
Яңалыклар

ЙОЗДЫЗЛАР КИЛӘСЕ АТНАДА НИЛӘР ВӘГЪДӘ ИТӘ?

Йолдызнамә: 6.12.2021-12.12.2021 көннәрендә Сезне ниләр көтә? Йолдызлар бу хакта ни сөйли икән

Йолдызнамә
(6.12.2021-12.12.2021)

Кучкар (21.03-20.04)

Бу атнада дөньяда сездән дә максатлы кеше табылмас! Сез теләсә нинди эшне башкарырга сәләтле, аз гына булса да омтылыш кирәк, билгеле. Ләкин сез ачу-ярсу өянәгенә биреләсез. Үзегез белән идарә итү авыр бирелә. Әмма шуны истә тотыгыз: агрессия сезнең планнарны тормышка ашыруга комачауларга мөмкин. Ял итү, саф һава ярдәм итәчәк.

Үгезбозау (21.04-20.05)

Алдагы атна уйларда һәм гамәлләрдә саклык таләп итәчәк. Әлбәттә, сез үзегезнең серләрегезне бар кешегә дә белдертергә теләмисез, шуның өчен артык күп сөйләнмәгез. Пәнҗешәмбе шау-шулы компанияләрдән качарга тырышыгыз. Якшәмбе көнне вак-төяккә һәм детальләргә игътибар итегез, алар сезгә бик күп кызыклы нәрсәләр күрсәтә ала.

Игезәкләр (21.05-21.06)

Бу атнада сез эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксез. Сез шатлы һәм тормышның тулылыгын тоясыз. Сезне максатыгызга таба баруыгызда беркем дә тоткарламаячак. Үзегезгә колак салыгыз һәм үз интуициягезгә ышаныгыз, сезгә бәхет елмаячак һәм барлык уйланганнарны диярлек гамәлдә тормышка ашыра алачаксыз.

Кысла (22.06-22.07)

Бу атнада эштә яхшы перспектива, карьера үсеше һәм премия көтелә. Иске дуслар белән мөнәсәбәтләрне яңартырга тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне чит кеше конфликтларына тыкшынмаска тырышыгыз. Җомга көнне сезне шатлыклы хәбәр көтә. Ялларда төп мәшәкатьләр һәм казанышлар сезне нәкъ менә өйдә көтәчәк.

Арыслан (23.07-23.08)

Бу атнада сез икътисади мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнә һәм үз эшегезгә яки әйләнә-тирәгезгә үзгәрешләр кертә аласыз. Атнаның беренче яртысын контрактлар төзү отышлы, сәфәрләрегез  дә уңышлы булыр . Атнаның икенче яртысында азрак сөйләү, күбрәк уйлау һәм анализлау яхшырак.


Кыз (24.08-22.09)

Бәйрәмнәрдә ерак сәфәр кылу һәм алда торган ялны планлаштыру өчен уңайлы вакыт җитә. Иҗади шәхесләргә әдәби эшчәнлек канәгатьлек алып киләчәк. Чәршәмбе конфликтлар белән сак булыгыз, чөнки төрле югалтулар булырга мөмкин. Җомга көнне күптән күрешмәгән дусларыгызны исегезгә төшерегез һәм очрашырга килешегез.

Үлчәү (23.09-23.10)

Бу атнада ерак командировка, кызыклы яңа танышлулар булырга мөмкин. Чәршәмбе - яңа әйбергә өйрәнү яки укый башлау өчен яхшы көн. Пәнҗешәмбе көнне хис-кичерешләрне үз эчегездә тотарга тырышыгыз, әңгәмәдәшләрегезнең сүзләре һәм үз-үзен тотышына игътибар итегез. Бәлки, шулай итеп, сез зур күңелсезлекләрдән котылырсыз. Җомга көнне сез үзегездә инициативалылык һәм булдыклылык дулкынын тоя аласыз. Бу сыйфатларны максималь файда белән кулланырга тырышыгыз. Ялларда ял итегез һәм тынычланыгыз.

Чаян (24.10-22.11)

Бу атна элемтәләргә, хезмәттәшлеккә, кызыклы сәфәрләргә бай булачак. Гаилә проблемалары юкка чыга башлаячак. Сезнең эшкә сәләтегез сезгә үз-үзегезне яхшы яктан күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Сезне зур табыш көтә. Шәхси тормышыгызга күбрәк вакыт бирегез, бу өлкәдә нәкъ менә хәзер мөһим үзгәрешләр бара.

Укчы (23.11-21.12)

Мөһим эшләрне тәмамларга өлгерү өлгермәү сезнең атнаны ничек планлаштыруыгызга бәйле. Шикләнергә вакыт юк, эш итегез. Сезгә проблемаларны хәл итүгә аек акыл белән карарга кирәк, эмоцияләрдән азат булырга тырышыгыз - хәзерге вакытта алар комачаулый гына башлаячак. Үз энергиягезне хәзерге вакытта актуаль мәсьәләне хәл итүгә юнәлтегез. Ялларда тәрбияләү һәм тәнкыйть белән артык мавыкмагыз.

Кәҗәмөгез(22.12.-20.01)

Сез үз өстегезгә артык күп эш аласыз.  Дүшәмбе яки шимбә командировкалары сезгә кайбер проблемалардан читкә тайпылырга мөмкинлек бирәчәк . Сезнең зирәк акыллы, әмма бик үк корректлы булмаган сүзләрегез конфликтлы вәзгыять китереп чыгарырга мөмкин. Якшәмбе көнне, мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә, якыннарыгызның киңәшләренә колак салыгыз һәм аларның ярдәмен кире какмагыз.

Сукояр (21.01-19.02)

Дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез ярдәменнән файдаланыгыз. Мистика белән мавыкмагыз. Чәршәмбе көнне вак-төяк буенча ыгы-зыгы ясамаска тырышыгыз, югыйсә, җитди эштә ялгышлуыгыз бар. Якшәмбе көнне тирә-юньдәгеләр белән аралашуны җайлау өчен сезгә иронияле шәрехләүләрне онытып торырга кирәк булачак.

Балык (20.02-20.03)

Атнаның беренче яртысында сезгә үз алдыгызга куелган бурычларны үтәп, яхшы эшләргә туры киләчәк. Аның каравы, яхшы перспективалар барлыкка киләчәк. Сишәмбе көнне сезгә күп эш башкарырга туры киләчәк, бу көнне сез күп нәрсәне төгәлләргә өлгерерсез. Җомга шау-шулы кичәгә бару һәм якын дуслар белән очрашу хәерлегә булачак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X