-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Җыр авторлары өчен – яңа проект
Сәләтле җыр авторларын табу, аларны үзара очраштыру максатыннан “Яшь йөрәкләр” проекты икенче тапкыр уздырыла. Биредә үзләре язган җыр белән композиторлар һәм текст авторлары катнаша ала.
“Яшь йөрәкләр” – конкурс түгел, фестиваль. Лауреатларга тавыш яздыру студиясеннән сертификатлар бирелә. Жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев әлеге авторларның җырларыннан торган җыентык та эшләргә тели. “Безнең музыкабызның башка халыкларныкына үрнәк булырга хакы бар. Халыкны тәрбияли торган иҗат эше була. Техникага куюны түгел, ә әсәрдә җан җылысы булуын иң зур әһәмият дип санарга кирәк”, – ди Миңгол Галиев.
“Өч тиенлек җырлар юк”, – ди проектның генераль продюсеры Җәүдәт Гыйльманов. – Авылда, мәсәлән, бик матур җырлар язучылар бар, алар тыңлаучысын таба алмый. Без шундый үзешчәннәрне җыярга булдык”.
Проект – энтузиастлар эше. Быел икенче тапкыр уздырыла. Бу елны “Яшь йөрәкләр”гә грант рәвешендә дәүләт ярдәме дә бирелгән. “Яшь йөрәкләр” проекты катнашучылардан гаризаларны февраль азагына кадәр җыя. Болар хакында оештыручылар “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз