-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Җыр-биюгә корылган "Зәңгәр шәл"
11 һәм 12 ноябрьләрдә Казан шәһәр филармониясе Камал театры сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” дип исемләнгән вокаль-хореографик тамаша күрсәтте. Әлеге матур тамаша ТАССРның 100 еллыгына багышланды.
Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча куелган вокаль-хореографик тамашада төп рольләрне Фердинанд Фәтхи, яшь артист Рөстәм Насыйбуллин, “Фәридә-Алсу” дуэты җырчылары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина, Марина Карпова, Гөлназ Гафурова һәм Чулпан Закирова ("Казан" бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова тамашаның идея авторы һәм куючысы да) башкарды.
Тамашаның биюләре бик югары дәрәҗәдә башкарылган иде. Ләкин бу спектакльгә тамашачы гадәттә бик яратып карый торган диалоглар кертелмәгән. Мәсәлән, урмандагы качкыннар арасында ат карагы, ялган акча ясаучы һәм башка персонажлар бөтенләй юк. Аларга алмашка, затлы киемле, зифа буйлы качкыннар сәхнәдә төрле акробатик номерлар күрсәтеп, тамашачыны бию белән шаккатырды. Җырлы-биюле Сабан туе күренешләре дә гаҗәеп матур куелган иде.
Әлеге спектакль ике көн рәттән Камал театрының зур залын тутыра алды. Тамашачылар арасында балалар да шактый бик күп иде. Алар спектакльне бик ошаттылар.
Тамашадан соң, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ансамбльне уңышлы яңа программа белән котлады. Театр артисты Наталья Егоровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
19 ноябрьдә спектакль Арчада куелачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз