-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
"Җыр-бию тансык түгел, ә менә көрәәәш!"
Ижауда милли көрәш федерациясе барлыкка килде. Ул үз эшен Ижау шәһәренең Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчете карамагындагы спорт залында алып барачак. Бүгенге көндә тренер мәсьәләсе хәл ителә, ә оешма рәсми яктан теркәлгән, тиешле кәгазьләр инде әзер икән.
Фаиз хәзрәт һәм федерациянең җитәкчесе Илнур Рамазанов әйтүенчә, әлегә алар милли көрәшне Сабан туе бәйрәмнәрендә генә күрәләр. “Көрәш башландымы, бар халык сәхнәдә барган җыр-биюне калдырып, көрәш мәйданына ашыга. Җыр-бию тансык түгел, аны кайчан да тыңларга, карарга була. Ә менә көрәәәш!”, - ди үзләре бу хакта.
Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр. Илнур Рамазанов: “Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башлап җибәрү бик мөһим. Республикада федерация булмагач, яшь буын республикабыз исеменнән Россия күләмендә уза торган милли көрәш бәйгеләрендә катнаша алмыйлар. Көрәш серләрен өйрәтү дәресләренә башлангыч сыныф укучыларын туплау күздә тотыла. Әлбәттә, республикабызда оста көрәшчеләр үстерү өчен вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә әзерлекле балалар юк, әмма башланган эш – беткән эш. Оештыручыларга изге сәгатьтә диясе генә кала.
фото: интернеттан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз