Логотип Идель
Яңалыклар

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан баклажан уылдыгы рецепты

Кирәк булачак: 8-9 уртача баклажан, 3 баш суган, 7 татлы борыч, 4 кишер, 7 помидор, 2 баш зур сарымсак.

Кирәк булачак: 8-9 уртача баклажан, 3 баш суган, 7 татлы борыч, 4 кишер, 7 помидор, 2 баш зур сарымсак.

Баклажанны, суганны озынчага яисә шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Баклажан 20 минутлап пешсен, әзрәк тоз сибәбез, болгатып алырга онытмыйбыз. Аннары татлы борыч hәм кишер салабыз. Үсемлек маен әз-әзләп салырга кирәк. 20 минут шушы массаны кайнатабыз. Болгатып торабыз. Аннары шуңа помидор кушабыз. Изелгәнче 20 минут пешсен. Иң ахырдан сарымсак салабыз, 5 минут кайнатып алабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз, 9 процентлы аш серкәсе салабыз (1 литрлы банкага – 1-2 аш кашыгы, 700 граммлы банкага – 1 аш кашыгы).


shahrikazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев