Логотип Идель
Яңалыклар

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһаповның китабы чыгуы турында

Җыентыкта танылган публицист, сатирик, продюсер, шагыйрь, композитор, тарихчы Илфак Шиһаповның вакытлы матбугатта («Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары) төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак.

Татарстан китап нәшрияты тиздән журналист, язучы Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим"  дип аталган саллы гына китабын чыгарачак. Әлеге яңалыкка карата фикерен Илсөя Бәдретдинова уртаклашты. "Илфакның урыны оҗмахта булсын, шатланып, бәхил булып ятсын..." - диде жырчы. 

Илфак Шиһаповның сайланма әсәрләре китап булып басылып чыгачак. "Матбугат.ру" хәбәре буенча, китапны төзүче - "Шәһри Казан" газетасының элеккеге мөхәррире, бүген "Ватаным Татарстан"ны җитәкләүче Гөлнара Сабирова.  Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рамилә Нуриева һәм китап төзүчесе Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповның кулъязмаларын эшкәртеп, зур күләмле эш башкарган. Җыентыкта танылган публицист, сатирик, продюсер, шагыйрь, композитор, тарихчы Илфак Шиһаповның вакытлы матбугатта («Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары) төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз китап

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев