Логотип Идель
Яңалыклар

Җырчы Maksim сәхнәдән китә. Сәбәбе билгеле

Исегезгә төшерәбез, узган елның язында җырчы чит илдә авариягә эләккән. Ә Казанда җырчының соңгы концертларының берсендә күп кенә тамашачылар аның үз-үзен тотышына зарланды һәм аның "коточкыч тоткарлануын" һәм "әйтерсең лә үзендә түгел" дип сөйләделәр.

Казан кызы, җырчы МакSим тәхәллүсе белән танылган җырчы Марина Абросимова сәхнәдән билгесез срокка китү карарын кабул итте. Мондый мәгълүматны үз инстаграмында аның концерт директоры Маргарита Соколова куйды.

"2019 елда авариядә алган җәрәхәтләр сәламәтлеккә зыян китерү сәбәпле һәм табибларның катгый киңәшләре буенча без МакSимның билгесез срокка ялга китүе турында карар кабул иттек"
Җырчының командасы килеп туган хәл өчен гафу үтенде һәм якындагы барлык концертларны гамәлдән чыгарды. Артистканың менеджерлык төркеме МакSимга хөрмәт итүне һәм дөрес аңлауны сорый.

Исегезгә төшерәбез, узган елның язында җырчы чит илдә авариягә эләккән. Ә Казанда җырчының соңгы концертларының берсендә күп кенә тамашачылар аның үз-үзен тотышына зарланды һәм  үзен сәер хис итте, дип сөйләделәр.

Фото: wallbox.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-бизнес Макsim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев