-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
Җырчы Максим татар телен өйрәнә?
Тумышы белән Казаннан булган, ләкин тамырларында татар каны акмаган җырчы Максим, кайчакта сүз арасында татар сүзләре кыстырып җибәрә.
Беренче видеофрагментта ул этенә чип-чиста татар телендә "Кил әле монда матурым" ди. Икенче өзектә телевизион программаның бэкстейджында (сәхнә арты видеосы) татарча исәнләшә, һәм инде шактый күптәнге видеода ул татарча Хәния Фәрхинең җырыннан берничә юл җырлап күрсәтә. Җырчының татар телен төрле урыннарда кыстырып җибәрүе бик табигый күренә.
Яңарак чыккан (беренче) видеода соңгысына караганда Максим татарча яхшырак сөйләшкән сыман ишетелә. Әйтерсең ул татар теле өйрәнә башлаган.
Күпчелек кешедә, рус җырчысының татар теленә мондый кызыксыну күрсәтүе соклану хисе тудыра.
Ә сез Максим татарча җырлый башласа аның концертына барыр идегезме?
Видео җырчының инстаграмыннан һәм YouTube каналыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз