Җырчы рецепты: Ял көненә файдалы тәм-том
Алсу Фазлыева инстаграм битендә шәп рецептлар белән шатландыра. Кайберләрен үзебез пешереп карап тикшердек.
Алсу Фазлыева инстаграм битендә шәп рецептлар белән шатландыра. Кайберләрен үзебез дә пешереп, сынап карадык. Мәсәлән, духовкада пешкән шашлык рецепты , чыннан да, искиткеч тәмле һәм пешерергә җиңел рецепт булып чыкты. Инде җырчының менә бу тәм-томын да ясап карыйбызмы?
Кирәк
Алма, кара җимеш, әстерхан чикләвеге, корица.
Әзерләү
Алманың эчен кисеп алабыз. Чикләвек белән җимешне вакылап алмага тутырабыз. Алмаларны 15-20 минутка алдан ук җылытылган духовкага тыгабыз. Зур алмаларны бераз күбрәк тотарга кирәк булачак – 30 минут дигәндә пешеп чыгачак. Әчкелтем алма алсагыз, бераз бал салырга да була.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев