Логотип Идель
Яңалыклар

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез”

Бүген “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгендә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект тәмамлануга багышланган матбугат очрашуы булды.

 

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект тәмамлануга багышланган матбугат очрашуы булды. Чараның максаты күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрне тернәкләндерү һәм аларны тормышка әзерләү турында күбрәк мәгълүмат тарату иде. Матбугат очрашуында ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, “Игелекле Казан” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм “Ярдәм” фонды белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры, проект җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова чыгыш ясады. Журналистлар белән очрашуга шулай ук  үзәктә тернәкләнү узучылар үзләре дә килгән иде. Әлбәттә, аларның географиясе киң. Монда Кавказ, Урта Азия илләреннән килүчеләр дә, илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүчеләр дә бар. ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин ассызыклап узганча, бу – уникаль үзәк, монда  медицина, уку-укыту, әдәп-әхлак һ.б. колачлыйлар. Әлеге үзәк үрнәгендә Кавказ илләрендә дә начар күрүчеләр өчен ярдәм итә башлаганнар. 
Узган елның 1 июнендә “Ярдәм” фонды РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңеп чыккан иде. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проектның бюджеты – 22 480 716, 00 сум. Бу сумманың 10 млн га якынын Президентның гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар фонд-операторы финанслаган. Татарстаннан җиңү яулаган социаль яктан әһәмиятле 58 проект арасында “Ярдәм” фонды откан сумма – иң зурысы. 
“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган проектның максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнед тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект буенча үзәккә килүчеләр Луи Брайль системасы буенча укырга, махсус программа нигезендә компьютерда эшләргә өйрәнә, аларга психолог һәм медицина ярдәме күрсәтелә, мәдәни программалар һәм экскурсияләр дә каралган. Шулай ук спорт чаралары, тирәлеккә җайлашырга өйрәнү, йорт эшләрен үзләштерү, юридик ярдәм – һәммәсе каралган. Хәтта аерым очракларда кемгәдер хәтта эшкә урнашырга да булышалар. 
2007-2019 елларда гына фонд 332 979 кешегә ярдәм күрсәткән. ДЦП диагнозы куелганнар өчен курслар, ишетмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар, “Зур Казан” типографиясе, “Зур никах” мәҗлесләр уздыру үзәге, Рамазан аенда ифтарлар, нарко һәм алкобәйлелектән арынырга ярдәм итү һ.б. юнәлешләрдә эш оештырылган. Юкка гына, үзәктә тернәкләнү узарга теләүчеләр исемлеге 2022 елны кертеп төзелмәгәндер инде, ягъни шул вакытка кадәр ул тулы.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев