-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ырынбурда татар эшмәкәре коронавирустан вафат булган
Бу турыда хәбәр башта Ватсап мессенджеры аша килде. Аңа ышанмыйча, тизрәк интернеттан рәсми мәгълүматларны эзли башладык.
Чыннан да, 28 март көнне Ырынбур өлкәсенең Бозаулык авылында яшәүче 57 яшьлек эшмәкәр Раил Зариповның вафат булу сәбәбе – коронавирус. Бу турыда аның бертуганы, Яңа Усман авылы башлыгы Айдар Зарипов хәбәр итә. Аның абыйсы Испаниядән Курумоч аэропортына кайта. Аннары Бозаулыкка кадәр - машинада.Аның белән контактка кергән һәркем хәзерге вакытта хастаханәдә. Барысының да анализлары әйбәт. Айдар Зарипов гайбәтләргә ышанмаска өнди.
Раил Зарипов “Байтуган сервис оешмасы”ның генераль директоры була. Оешма нефть продуктлары белән бәйле. Вирус йоктырганы 19 мартта билгеле була.
Башта Раил Зариповның тәнен кремацияләргә кушалар, соңыннан аны мөселманча, ләкин капланган табутка салырга рөхсәт бирәләр.
Раил Зарипов якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз