Логотип Идель
Яңалыклар

ӘЙТЕР СҮЗЕҢНЕ “ТATAR СҮЗЕ”НДӘ ӘЙТ!

Татар телен яхшы белүче, чыгыш ясарга яратучы яки сәхнәгә чыгарга хыялланучы кешеләр өчен “ТATAR сүзе” бәйгесе – шәп мөмкинлек.

Татар телен яхшы белүче, чыгыш ясарга яратучы яки сәхнәгә чыгарга хыялланучы кешеләр өчен “ТATAR сүзе” бәйгесе – шәп мөмкинлек. Монда җырлый белү осталыгы тикшерелми, ә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүгә бәя бирелә.

Быел номинацияләр саны белән беррәттән, премиаль фонд күләме дә арттырылган – ул 1 600 000 сумны тәшкил итә. Әлеге сумма җиңүчеләр арасында бүленәчәк. Иң зур бүләк – 100 000 сум.

Бәйгене оештыручы – «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

 - Сезгә мәгълүм ки, беренче “TATAR сүзе” бәйгесе Татарстаныбызда, Россиянең төрле төбәкләрендә, алай гына да түгел, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә зур кызыксыну уятты. Бу конкурста 4000гә якын кеше катнашты. Быелгы бәйгедә жюри әгъзаларын алыштырмаска дигән уртак фикергә килдек. Ә үзгәрешләргә килгәндә, ике номинация өстәдек: “автор башкаручы” һәм “гаилә” номинацияләре. Беренчесендә, чыгыш ясаучы үз шигырен укырга тиеш була. Икенчесендә, мисал өчен, ике бертуган яки әби белән оныгы бер әсәрне рольләргә бүлеп башкара ала, - дип белдерде Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

“TATAR сүзе” бәйгесе түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза, мәсәл. Катнашучылар бәйге эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә тиеш булалар. Бәйге эшенә катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш. (Электрон җайланмада катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, башкарылачак әдәби әсәрнең исеме һәм авторы күрсәтелгән булуы шарт).

Видеоязмалар 2021 елның 1 сентябрьдән башлап 1 декабренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2022 елның 21 февралендә, Халыкара туган тел көнендә филармониядә Гала-концертта игълан ителәчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев