Логотип Идель
Яңалыклар

Yummy Music лейблы резидентлары төрле халыкларның бишек җырларын яздыруда катнашты

«Туры в культуры» проекты өчен барлыгы 15 халыкның бишек җыры яздырылган.

«Туры в культуры» проекты өчен барлыгы 15 халыкның бишек җыры яздырылган.

Фольклор һәм этнография белгечләре ярты елдан артык Россия төбәкләрендә йөреп, төрле халыкларның бишек җырларын туплады. Җыелган материалларны Яндекс.Путешествия проекты бер җыентыкка салды. Әлеге «Туры в культуры» альбомын бүгенге көннән башлап Яндекс.Музыка платформасында тыңлап була. 

«Туры в культуры» проекты өчен барлыгы 15 халыкның бишек җыры яздырылган. Yummy Music лейблы резидентлары да әлеге проектка үз өлешен кертте. Juna төркеменең вокалисткасы – Ания Фәйзрахманова татар бишек җырын, ә qaynar лабораториясенең катнашучысы Байару Такшина үз туган телендә – алтай халкының бишек җырын башкарды. 

Яздыруда эксперт буларак музыка белгече Наилә Шәрифуллина һәм продюсер Ильяс Гафаров катнашкан.

«Минем күптәннән Наилә Шәрифулллина белән танышасым килә иде. Аның иҗаты белән социаль челтәрләрдән гел танышып бара идек. Яндекс шушы проектка чакыргач, Наилә ханымның да эксперт буларак катнашачагын белдек. Безгә аның номерын җибәрделәр. Видео аша шалтратышып, ул материалның бөтен нечкәлекләрен аңлатты. Композициянең яңгырашы, ритмы өстендә бергә эшләдек. Миңа тапшырылган татар халкының үзенчәлеген җыр аша чагылдыру миссиясен бергә үтәп чыктык. Әле шунысы кызык: бу җыр эчендә ике бишек җыры», – диде Ания Фәйзрахманова.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев