-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Yummy Music лейблы узган елга нәтиҗә ясый
Yummy Music лейблы 2020 нче елда чыккан барлык релизларын тәкъдим итә.
“2020 елда безнең лейбл, бернигә дә карамастан, музыка иҗат итте, фестивальләр һәм концертлар үткәрде, яңа исемнәр эзләде һәм булганнарын эшләтте, локаль сәхнәне яхшы музыка белән тулыландырырга тырышты. Без быел 32 зур һәм кечкенә релиз, 85 яңа трек чыгардык, YouTube та беренче мең әбүнәчеләр җыйдык. Тагын бик күп күңелле вак-төяк яңалыклар да булды”, - дип хәбәр итә Рәдиф Кашапов.
Проект авторлары традиция буенча, зур плейлист бүләк итә. Анда 2020 елның 2 сәгать 30 минутта хронологик тәртиптә төзелгән барлык релизлардан җырлар кергән. Бу композицияләрне паркларда һәм скверларда, "Түбәтәй" кафеларында, сувенир кибетләрдә һәм башка партнерларда ишетә мөмкин. “Spotify, Вконтакте һәм YouTube кушымталарында тыңлагыз, үзегезгә өстәгез, дусларга киңәш итегез. Бу ел буена безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт”, - ди алар.
Плейлистлар
https://open.spotify.com/playlist/2r4rrRDbS99dQk4FDrlOky
https://vk.com/music/playlist/-27181515_82854906_6983c01fb265a379dc
https://youtube.com/playlist?list=PLvM5Ux3uqvYqVGMjVOxwv8GuiTIEPCRB1
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз