-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Юто Хишияма: «Мин чәкчәк, өчпочмак, бәлеш яратам. Япониягә кайткач, сагынып, үзем пешереп ашый идем»

Юто Хишияма — япон галиме, татар телен үзлектән тирәнтен өйрәнгән Казанга укырга килгән егет. 2014 елда Халыкара татар теле олимпиадасын җиңгән. Шуннан соң 2 ел Казан университеты магистратурасында белем алган. Хэзерге көндә Япониядә татар телен популярлаштыра һәм татар милләте, мәдәнияты турында япон телендә китап чыгарган. Тулырак бу турында ТНВ корреспондентның әңгәмәсендә.
«ТАТАР ТЕЛЕН ҮЗЕМ ИНТЕРНЕТ АША ӨЙРӘНӘ БАШЛАДЫМ»
Сез ничәнче елда, Япониянең нинди шәһәрендә тудыгыз?
— 1990 елда, Токио шәһәрендә. Токио чит телләр университетында, төрек теле бүлегендә укыдым.
Сез татар телен ничек өйрәнә башладыгыз?
— Үзем интернет аша өйрәнә башладым. Башта, япон яки төрек телендә булмаган авазларны әйтү авыр булды.
Ни өчен Казанга магистратурага керергә булдыгыз?
— Чөнки Татар теле буенча Халыкара олимпиадада сертификат бирделәр. КФУда, татар теле һәм әдәбияте юнәлешендә 2 ел түләүсез белем алырга мөмкинлек бирә торган сертификат иде ул.
«БЕЗ ЯПОННАР РӘСӘЙГӘ БАРГАЧ, ЕЛМАЙМЫЙ ТОРГАН КАССАЧЫЛАРГА ШАККАТАБЫЗ»
Татар мәдәниятеннән иң ошаган әйберләр?
— Татар ризыклары. Чәкчәк, өчпочмак, өлеш, бәлеш һ.б. яратам. Япониягә кайткач, сагынып, үзем пешереп ашый идем.
Сезнең илдә Япониядә татар милләтен, телен беләләрме?
— Белмиләр. Алинә Зәһитованы беләләр, ләкин аның татар икәнен белмиләр.
Япон һәм безнең татар кешеләр аерыламы? Ничек итеп? Алар арасында уртак яклар бармы?
— Күп нәрсә аерылып тора. Иң шаккаттырганы — халыкның менталитеты һәм климат.
Ничек Япониядагы кешеләр һәм безнең кешеләребез аерыла, нәрсә белән һәм аларның нинди охшашлары бар?
— Без японнар Рәсәйгә баргач, елмаймый торган кассачыларга шаккатабыз. Рәсәйдәге кешеләр климат кебек үк салкын дип сизүчеләр аз түгелдер. Ләкин, ул өлешчә дөрес түгел. Дуслар табып дуслашкач, шундый стереотип юкка чыга.
«БЕЗНЕҢ КИТАПНЫ САТЫП АЛЫП КАЗАНГА БАРГАН ЯПОННАР БУЛГАНЫН»
Сез япон телендә татар милләте, теле турында китап чыгардыгыз һәм шуннан телне өйрәнүчеләр, кызыксынучылар күпме?
— Кызыксынучылар арткан дип уйлыйбыз. Безнең китап чыкканнан соң футбол буенча дөнья чемпионаты булды, Япония җыелма командасының базасы Казанда булды. Безнең китапны сатып алып Казанга барган японнар булганын ишеттек. Күптән түгел бер анимеда Казанны күрсәттеләр, аның безнең китапта язылган мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнгәнлеге күренеп тора иде.
Сез Татарстанның нинди районнарында, шәһәрләрендә булдыгыз?
— Төрле районнарда булдым. Арча, Биектау, Яшел Үзән, Болгар, Чаллы, Алабуга, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лаеш, Алексеевск, Чистай… Китап өчен фотолар төшердем.
Хәзер сез татар теле белән нинди яңа проектлар төзисез?
— Япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеген әзерлибез.
Ни өчен сез университетта татар телен укытасыз һәм татар телен популярлаштырасыз?
— Минем әле университетта татар телен укытканым юк. Киләчәктә дәрес ачылса әйбәт булыр иде, ләкин әлеге шундый мөмкинлек юк. Татар телен популярлаштырабыз, чөнки аны яратабыз. Башкаларга да бәлки кызык булыр.
Япониядә татарлар бармы?
— Бар, ләкин хәзер бик әз.
Әңгәмәгез өчен рэхмәт, Юто әфәнде!
tnv.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз