Логотип Идель
Яңалыклар

Үз туйларына барганда авариягә эләккәннәр

Шаһитлар сүзләренә караганда, соңгы чит ил машинасында яшь парның үз туйларына барулары булган.

Кичә иртән  Биектау районында Казан-Малмыж трассасының 43 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Renault Logan һәм Ford Focus машиналары бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, чит ил машинасында яшь парның үз туйларына барулары булган.

Авария нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән. 29, 55 һәм 59 яшьлек өч ир-ат, 20, 23 һәм 25 яшьләрдәге өч затын-кыз хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең килеп чыгу шартлары ачыклана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: һәлакәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев