-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Заһитова урынына Вәлиева?
Алай гына да түгел, 12 яшьлек Камилә Вәлиеваның чыгышын ул быелгы сезонда иң яхшы программа дип бәяли.
Бу хакта Тутберидзеның Инстаграмдагы аккаунтына сылтама белән «Челнинские известия» яза. Тутберидзе үз битенә урнаштырган фотода Камилә Вәлиеваның быелгы сезондагы чыгышына — Пабло Пикассоның «Девочка на шаре» картинасындагы образга ишарә итә.
Шулай итеп, танылган тренер тагын бер татар кызын үз төркеменә алган. Ә Камилә Вәлиеваны, без авыз тутырып, якташыбыз дип әйтә алабыз. Үз карьерасын ул башкаланың Олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә башлый. Моннан алты ел элек — алты яшендә! — Мәскәүгә күченәләр. Фигуралы шууны дәвам итеп, күптән түген Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнергә керешә. Шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, белгечләр дә аны хәзер фигуралы шууның могҗизасы дип бәяли икән. Аннан килеп, тренеры аны инде бүгенге көннән 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннарына әзерли. Ул вакытта Камиләгә 15 яшь булачак. Ә бит Алинә Заһитова да Олимпия чемпионы булып нәкъ шул яшьтә танылган иде. Кем белә, якын киләчәктә мактау пьедесталында берьюлы ике татар кызын да күрә башларбыз әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз