Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ZAMAN Татар блогинг мәктәбе турында беләсеңме?

    5-7 апрель көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

    Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

    Реклама

    Мәктәп социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит тудыру максатыннан булдырылган.

    Чарада татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре катнашырга чакырыла.

    Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Үзен иң актив күрсәткән кешене танылган татар блогерлары үз карамагына алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы