Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2829
      0
      6

    ЗАМАНА "РОБИНЗОННАРЫ"

    Замана "Робинзоннары" Татарстанда утрауда көймәләре ватылу сәбәпле, шунда кунып калганнар.

    фото: МЧС

    Реклама

    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 18 июль кичендә, дүрт кеше (берсе - бала) моторлы көймәгә утырып, Кама елгасы буйлап йөргән. Шулчак Кама өстендә давыл, шторм чыга, өстәвенә двигатель ватылып чыга.Ә кешеләр шунда төн кунарга мәҗбүр булалар.

    Аларны икенче көнне утрауда коткаручы бригада табып ала һәм Гулюково авылы янындагы ярга алып чыгалар.

    Кичә 19 июль якшәмбе көнне Яр Чаллы шәһәренең МЧС егетләре гадәти булмаган коткару чарасында катнаша. Алдагы көнне, ягъни 18 июль шимбә кичендә, дүрт кеше бер көймәгә төялеп, Кама елгасы буйлап йөргән. Көймә моторлы була. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, двигатель ватыла. Кама өстендә давыл, шторм чыга берзаман. Моторы эшләми торган көймәдә бу дүрт кеше көч-хәл белән бер утрауга килеп “кунаклый”. Шушында төн кунарга мәҗбүр булалар. Ә бит араларында бала да була! “Матбугат.ру”га билгеле булганча, хәвефкә тарыган сәфәрчеләрне икенче көнне утрауда коткаручы бригада табып ала. Һәм барысын да үз көймәләренә төяп, Гулюково авылы янындагы ярга алып чыгалар. Моторы ватык көймә дә буксирга алына. Ярда бу дүрт кешене борчылып беткән туганнары һәм якыннары каршы ала. МЧС хәбәрендә бу кешеләрне “горе-робинзоны” дип атаганнар. Хәер, робинзонадасы булса да, “горе”сы булмый калган, Аллага шөкер. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29831

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу