Логотип Идель
Яңалыклар

Заманча форматлар һәм анкета

2021 елның 1-30 апрелендә Бөтенрусия халык санын алу узачак. Кемнәрдән, ничек итеп, нәрсә турында сорыячак соң дәүләт? Озын каникулда быелгы җанисәп турында белемнәребезне тулыландыра башларга бик вакыт!

2021 елның 1-30 апрелендә Бөтенрусия халык санын алу узачак. Кемнәрдән, ничек итеп,  нәрсә турында сорыячак соң дәүләт? Озын каникулда быелгы җанисәп турында белемнәребезне тулыландыра башларга бик вакыт!

Халык санын алу бөтен кешегә дә кагыла, ягъни анда бишектәге бәби дә, үзләре укырлык-язарлык өлкәннәр дә, карт-корылар һәм авырулар да исәпкә алынырга тиеш.


Җанисәп турындагы рәсми сайт strana2020.ru  хәбәр итүенчә, быел Русия тарихында беренче такпыр халык санын алуның төрле ысуллары кулланылачак: 
1)    переписчик өегезгә килеп, сез әйткән җавапларны шунда ук планшетындагы электрон формаларга кертәчәк;
2)    һава шартлары аркасында яки башка сәбәпләрдән планшетка язып бара алмаса, халык санын алучы сезнең җавапларны кәгазь бланкларга  тутыра;
3)    “Мои документы” күпфункцияле үзәкләргә 1-25 апрель көннәрендә барып, үзегез турында мәгълүматны хәбәр итә аласыз;
4)    ЕСИА  системасына керү мөмкинлеге булганнар Госуслуги порталы аша сорауларга мөстәкыйль җавап бирә  ала – шулай ук 1-25 апрельдә.
 Дәүләт соңгы ысулга аеруча зур өмет баглый, чөнки Русия буенча Госуслугидан 100 миллионнан артык кеше файдалана икән. Моны 2020 елда балалар  өчен бер тапкыр түләнә торган пособиеләргә гариза язу чоры әйбәт күрсәткән. Цифрлы форматта халык санын алу әле беренчет генә тапкыр үткәрү планлаштырылса да, дәүләт моның ышанычлы, куркынычсыз булуын вәгъдә итә.
Элекке халык санын алулардагы кебек үк, кешеләргә биреләчәк сораулар анкеталар итеп тупланган. Л формасы бланкында Русиядә даими яшәүчеләр өчен 23 сорау: җенесегез, яшегез, телләр белүегез, белемегез һ.б. бар. П формасы бланкына торак шартларыгыз турындагы 10 сорау кергән. Дәүләтне йортыгызның кайсы елда салынганлыгы,  нинди материалдан булуы, мәйданы, бүлмәләр санына хәтле кызыксындыра. 


В формасы бланкындагы 7 сорау – Русиягә вакытлыча яшәргә килгән чит ил кешеләре өчен: нинди максат белән, озак торыргамы һ.б. 
33 сорауның барысына да электрон форматта җавап бирү русиялеләрнең 20 минуттан да кимрәк вакытын алыр, дип уйланыла. Димәк, чит ил кешеләре турында мәгълүматны 4-5 минутта ук системага кертеп булачак.

Халык санын алу турындагы чираттагы язмада Анкетагы кайбер сорауларга тукталып үтәрбез, ни өчен алар безнең милләт өчен аеруча мөһим булуын ачыкларбыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев