Заманча "Галиябану" спектакле: Кайда? Кайчан?
13 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында Биектау артистлары «Сөюләрең чын булса...» спектаклен күрсәтәчәк.
М. Фәйзинең "Галиябану" әсәрен кемнәр генә яратмый да, кайсыбыз гына укымаган икән?! Театр сәхнәсендә барган спектаклен дә яттан беләбез инде. Биектау артистлары шаккатырырга теләпме, әлеге әсәрне заманга яраклаштырып күрсәтмәкче...
Тиздән ягъни 13 апрельдә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Биектау артистлары тарафыннан спектакль көтелә. Исеме дә үзгә - "Сөюләрең чын булса..." дип атала. Режиссёры - Раушан Шәриф. Аның да тырышлыгы белән әсәрнең сюжеты башка линия алган: бу сценарий татар драматургиясен яратучыларга таныш һәм ул "Галиябану"ның үзгәргән тарихын чагылдыра. Ул шулай ук мюзикл булып кала бирә.
Артистлар фикеренчә, әлеге спектакль үзенчәлекле, милли булуы белән аерылып тора. Анда татар халкының гореф-гадәтләре яхшы чагыла, кичке уеннар, аулак өйләр күрсәтелә.
Шулай итеп, безне "Галиябану"ның яңача сюжетлы, үзенчәлекле спектакле көтә. Хәзерге вакытта репетицияләр гөрли икән.
Чыганак: Татар-информ
Фото: интернеттан
«Идел» журналы 16+
Теги: Галиябану, спектакль, Биектау артистлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев