-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда заманча китапханә эшли. Татарча китаплар да бар
Киров районында Клара Цеткин урамы, 11 адресы буенча урнашкан 26-нчы номерлы китапханәне төзекләндерделәр.
Ул шәһәрдә заманча һәм инновацион технологияләр кулланып төзелгән бердәнбер яңа буын китапханәсе. Реконструкциядән соң китап укучылар саны өч тапкыр арткан: әгәр элек бер ел эчендә 4 меңгә якын кеше булса, агымдагы елның ике аенда китапханәгә ике мең кеше язылган.
Әлеге китапханәне Казан меры Илсур Метшин да карап кайтты һәм башкарылган ремонтны уңай бәяләде. Иң сөендергәне - якын арада Казанда заманча китапханә киңлекләрен Вишневский урамындагы үзәк китапханә һәм Мәүлетов урамындагы китапханә базасында булдыруны дәвам итү планлаштырылуын әйтте.
Китапханәнең тагын бер үзенчәлеге: кирәкле китапны алу өчен, укучы бары тик "укучы билетын" махсус автомат аша үткәрергә тиеш булачак.
Чыганак: e-kazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз