-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
Татарстандагы иң кирәкле һөнәр ияләрен атаганнар Татарстанда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, механик-җыю эшләре слесарьлары.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Заманча сәнгать галереясында басма графика күргәзмәсе ачыла
7 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Кеше. Басма һәм уникаль графика» дигән күргәзмә ачылачак, анда республика һәм федераль дәрәҗәдәге мактаулы исемнәр һәм бүләкләр белән бүләкләнгән Татарстанның төрле буын рәссамнары катнаша.
Килүчеләргә Александр Артамонов, Владислав Баранов, Екатерина Васильева, Вера Карасева, Регина Маврина, Андрей Соколов һәм Андрей Шляпкин эшләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
Рәссамнар табигатьтә һәм социумда кешенең урынын, аның дөньядагы ролен аңлау максатын куялар, шулай ук яшәү мәгънәсен аңларга һәм яссылыктагы һәм киңлектәге образларда үз күзаллауларын белдерергә тырышалар.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә Карл Маркс ур., 57 адресы буенча ачыла. 17:00 гә кадәр – керү ирекле, аннары – билетлар буенча. Экспозиция белән 29 нчы гыйнварга кадәр танышырга мөмкин булачак.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз