-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Замирә Рәҗәпова Шәймиевларга рәхмәтен җиткерде

"Тормышыңның иң авыр мизгеле нинди булды һәм аны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итте?" дип сорау биргәч, Замирә Рәҗәпова болай дип җавап бирде:
– Акчасыз, кечкенә бала белән урамда калуымдыр. Зур өметләр белән кияүгә чыгып, аларның акланмавы, тормышым чәлперәмә килүе. Шул вакытта әни миңа бер сүз әйтте: “Син бер вакытта да бер кешегә дә таянма. Үзеңә генә таяна аласың. Тагы бер кешегә – миңа, әмма мин дә мәңгелек түгел. Син аягыңда нык торырга тиеш”, – диде. Шул вакытта күзләр ачылып киткәндәй булды. Үземә генә таяна алам, дип, эшләргә тотындым. Алдымда максатлар куйдым, шуңа ирешәм дип, көн-төн тырышам. Хәзер дә шулай...
Минтимер Шәриповичка, мәрхүмә Сәкинә апага рәхмәт. Алар мине тапшыруларым аша белеп, аларны яратып караган. “Ярдәм кирәк булса, эндәш”, – дип әйткән иде Сәкинә апа. Ул вакытта ипотекага фатир алу өчен зур чират иде. “Шуны берәр ничек тизләтеп булмас микән”, – дип сорадым. Бушка фатир сораган дип уйлый күрмәгез. Минем үтенечемне кире какмадылар, социаль ипотека программасы буенча фатир алдым. Минем хезмәтемне бәяләп, миңа ярдәм кулы сузганнары өчен аларга чиксез рәхмәтлемен.
Миңа бернинди дә мактаулы исемнәр кирәк түгел. Аның артыннан йөргән булсам, әллә кайчан алырга булгандыр. Минем өчен шул вакыттагы ярдәм исемнәргә караганда күпкә мөһимрәк һәм кирәгрәк.
Ул елларда эзотерика белән мавыкмаган булсам да, интуитив рәвештә мин аның белән шөгыльләнгәнмен дип әйтергә дә була. Мин һәрчак максатлар куя идем. Матур гаилә хакында хыялландым һәм тормышымда Максимны очраттым.
Елап утырмадым. 3 яшьлек Аязны иртән тренировкаларга йөрткәнне әле дә булса хәтерлим. Салкын, буран булуга карамастан, иртән иртүк торып чыгып китә идек. Башта трамвай, аннары ике-өч тукталышны автобуста үтә идек. Боз сарае янына зур-зур машиналар белән балаларның әтиләре килеп туктый иде. “Эх, безгә дә шулай насыйп булса иде”, – дип уйлый идем. Аллага шөкер, тормышка ашты – бүген Аязны тренировкаларга күпчелек Макс йөртә.
Зоя Солошина, "Шәһри Казан"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз