Логотип Идель
Яңалыклар

Заворотнюк чирен җиңәлерме?

Актриса Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар икән дигән хәбәр таралды.

Актриса Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар икән дигән хәбәр таралды.

Нейрохирург, медицина фәннәре кандидаты Павел Шиякин мидәге яманшешне – глиобластоманы җиңү мөмкин түгел, дип белдергән. Заманча медицина пациентның гомерен сузарга гына сәләтле.

Актриса Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар икән дигән хәбәр таралды, әмма аны рәсми белдергән кеше юк. Табиблар да бу хәбәрләргә таянып кына үз фикерен әйтә.

Галим әйтүенчә, мидәге яманшешнең бу төре белән күбрәк ир-атлар чирли икән. Жанна Фриске, Анастасия Заворотнюк кебекләр сирәк, алар билгеле йолдызлар булганга гына бу чир белән авырулары билгеле булды, ди ул. Бу чир үзе дә сирәк очрый торган авыруларның берсе. Мидәге шешләр арасында ул 8-9 нчы урынны тәшкил итә. 48 яшьлек Заворотнюкның хәвеф төркеменә эләгүе яше аркасында, диләр. Шулай ук, ул арка үзәге күзәнәкләре белән организмын яшәртү процедурасы да ясаткан булган.

 

 

Әсәдуллина Эльвира

Чыганак: Өмет

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев