-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Үзбәкстанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә?

31 май-3 июнь көннәрендә ике республика арасында мәдәни алмашу программасы кысаларында Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәре үткәрелә.
Программа кысаларында Татарстан делегациясе Ташкент, Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә Татарстанда төшергән нәфис һәм документаль фильмнарны тәкъдим итәчәк. Үзбәкстан тамашачысына барлыгы биш фильм: «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), «Байгал» (реж. Илдар Ягъфәров), «Эчке Татарстан» (реж. Салават Юзиев), «Хәлимә» (реж. Юлия Захарова), «Ата йорты» («Отчий дом») (реж. Насур Юрушбаев) күрсәтелә. Шулай ук визит барышында «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова һәм режиссер, «Мулла»да баш рольне дә уйнаган Рамил Фазлыев тамашачы белән очрашачак.
Программа соңында, Бохара шәһәрендә Үзбәкстан белән уртак продукция хакында сөйләшүләр булыр, дип көтелә. Сүз Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» бәяны буенча киносценарий турында бара. XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган кинопроектлар питчингында аны «Бухарийлар» киностудиясе директоры һәм «Үзбәккино» Милли агентлыгының рәсми вәкиле Олугбек Абдуллаев хуплаган иде. Тимерне, билгеле, кайнарында сугып калырга кирәк. Биргән вәгъдәләр онытыла башлаганчы, барлык мәсьәләләрне килешеп, татар киносын да күрсәтеп кайту файдага гына булыр, дип ышаныйк. Татарстан делегациясенә хәерле сәфәр телибез һәм... шатлыклы хәбәрләр көтәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз