Логотип Идель
Яңалыклар

Жерар Депардье Ислам кабул иткән?

Инде 2015 елда ук танылган француз актеры Жерар Депардье Ислам динен кабул иткән дигән сүз чыккан иде.

Инде 2015 елда ук танылган француз актеры Жерар Депардье Ислам динен кабул иткән дигән сүз чыккан иде. Дөресрәге, актер үзе моның турында "Гаепсез" дип аталган автобиографик китабында язган булган. Берничә көн элек интернетка яңа дәлил таралды. 

Кемдәдер кунакта, Казахстанда булса кирәк, (видеода казах теле ишетелә) табын алдында дога кылына. Жерарны табын түренә утыртканнар, ул бөтен кеше белән амин тота.

Бик күпләр актерның ислам динендә булуына ышанмый. Бу гаҗәп түгел, соңгы елларда актер үзен бик каршылыклы тота. Россия гражданлыгы ала, шул ук вакытта Төркиягә гражданлык сорап мөрәҗәгать итә. Яшәүен Франциядә яшәвен дәвам итә. 

Видео azatliq интаграмыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев