Логотип Идель
Яңалыклар

«Журналистлар татар мохитендә туа, безнең бурыч – шул мохитне булдыру»

Журналистлар татар мохитендә туа, безнең бурыч – шул мохитне булдыру. Шуңа да без татар журналистларын әзерләүне үз кулыбызга алдык.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә журналистларны укыту программасы булдырылган иде. Әлеге программа буенча белем алучы студентларның активлыгын күреп торабыз: ютуб-каналларда үзләре төшкән видеолар чыгып тора. Бу хакта матбугат конференциясендә тулырак сөйләделәр.

-    2020 елда  “Татмедиа” агентлыгы белгечләре белән берлектә журналистлар өчен яңа уку планын әзерләдек. Журналистикага бәйле предметларны һәм практика өлешен бүгенге көндә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче журналистлар алып бара, диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Студентлар атнага биш көн укыйлар, ә бер көннәрендә “Татмедиа”га практика үтәргә киләләр. Практика үтү урынын студент үзе сайлый ала. Мәсәлән, студент кыз Зилә Дәрҗеманова үзен “Ялкын” журналында тапкан. Укыту программасы белән канәгать булуын сөйләде.

-    Безгә теорияне дә белгечләр – журналистлар укыта, ә практикада интервью алырга, оператор белән эшләргә, һ.б. осталыкларга өйрәнәбез, ди Зилә. 

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков татар журналистларын укыту программасы соңгы елларда КФУда татар телле журналистларны бюджет урыннары нигезендә әзерләү юк дәрәҗәсендә булганга төзелгәнен әйтте:

-    Журналистлар татар мохитендә туа, безнең бурыч – шул мохитне булдыру. Шуңа да без татар журналистларын әзерләүне үз кулыбызга алдык. КФУ белән берлектә яңа укыту программасын булдырдык. Иң мөһиме – татар телен камил белүче, хәзерге заман белән бергә атлаучылар килсен иде!  

Студентларны танылган журналистлар укытачак, алар арасында “Идел” журналының баш мөхәррире – Гөлүсә Закирова, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, һ.б. белгечләр бар.

Укыту программасына документларны 25 июльгә кадәр кабул итәләр. 26 июль көнне татар теле буенча имтихан булачак. 

«Идел» журналы 16+

Теги: КФУ, журналистика татар журналистлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев