Логотип Идель
Яңалыклар

Журналистларны яшьтән барлыйлар

Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды

Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйге Бөтенроссия күләмендә уздырылды. Жюри әгъзалары, конкурска килгән эшләрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алды. Шушы эшләрнең авторлары КФУга бүләкләү тантанасына чакырылды. 

Әлеге конкурс 2018 елның декабрендә старт алды. Милли журналистика кафедрасы Журналистика югары мәктәбе белән берлектә бу бәйгене инде өченче тапкыр үздыра. Үткәрүнең төп максаты – татарча камил һәм оста язучы яшь журналист-укучыларны табу.

Чарада “ТНВ” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова һәм “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе Данил Сәфәров катнашты.

Тантананың иң мөһим өлеше килеп җитте – нәтиҗәләрне игълан иттеләр.

“Журналистика” номинациясе:
I урын – Ләйсән Мусина (Саба районы)
II урын – Лилия Низамова (Кукмара районы)
III урын – Айназ Сөләйманова (Аксубай районы)

“Публицистика” номинациясе:
I урын – Айгөл Шәрәфетдинова (Чүпрәле районы)
II урын – Рүзәл Шәрипов (Арча)
III урын – Аделина Хисамова (Казан)

Конкурсның Гран-при иясе Арча шәһәреннән Талия Төхфәтуллина булды.

Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, җиңүчеләрне КФУның телевизион каналы белән таныштырдылар, Информацион технологияләр үзәгенең бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Милли журналистика кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин шулай ук укучыларга бәйгедә җиңү нинди өстенлекләр бирәчәген аңлатты – Гран-при иясенә һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә милли журналистика факультетына укырга кергәндә эчке сынау имтиханын тапшыру кирәк булмаячак.

Җиңүчеләргә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Яшьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев