Логотип Идель
Яңалыклар

Журналлы булуның яңа ысулы

Дуслар, шәп яңалык! Хәзер безнең журналны интернет аша да сатып алырга була!!! «Татмедиа» АҖ shop.tatmedia.ru адресы буенча үз интернет-кибетен булдырды.

Дуслар, шәп яңалык! Хәзер безнең журналны интернет аша да сатып алырга була!!! 

«Татмедиа» АҖ shop.tatmedia.ru адресы буенча үз интернет-кибетен булдырды. Анда «Идел», «Казан утлары», «Сөембикә», «Ялкын», «Сәхнә», «Татарстан», «Сабантуй», «Салават күпере» «Казан» «Чаян», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» кебек холдингта чыккан журналларның яңа саннарын сатып алырга мөмкин. Шул исәптән «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан татарча китаплар да бар, алар – Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк», Марат Кәбировның «Киллер» һәм Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» җыентыклары. 

Китап яки журналга заказ биргәч, тауар алуның ике варианты бар: йә Декабристлар урамы 2 нче йортка килеп аласы, йә почта аша кайтартасы. Почта Русиянең теләсә кайсы почмагына ирештерә. 
Сүз уңаеннан, «Идел»нең апрель санында «Ачык университет»тан репортаж, автор-башкаручы Рәдиф Кашапов белән Казанның Мергасов йортына сәяхәт, журналист Фирдүс Гыймалтдинов белән кызыклы әңгәмә, «Идел»нең өр-яңа проекты - «Туфан самавыры» тапшыруына кунакка килгән шагыйрь Булат Ибраһимовтан өр-яңа шигырь, җырчы Илүсә Хуҗина белән Gauga төркеме солисты Оскар Юнысов арасындагы серле мөнәсәбәт, сәяхәтче Камилә Һадиевадан Истанбул рухы һ.б. көтә.   

Интернет-кибет адресын истә калдырыгыз: shop.tatmedia.ru! Онлайн сатып алулар популяр заманда рухи азык турында да онытырга ярамый! 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев