-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
-
Бүген фотога төшә торган көн! Бүген Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
Зифа Кадыйрова яңа әсәрен тәмамлый

Зифа Кадыйрова үзенең чираттагы әсәрен тәмамлап килә. Кулъязманы инде басмага тапшырыр вакыт та килеп җитә, ләкин әсәрнең исеме юк икән әле.
Бу хакта chelny-izvest.ru хәбәр итә.
Басмада искәртелгәнчә, автор әсәрнең исемен ныклап уйлый. "Йөзләгән вариант бар, ләкин укучыларның йөрәгенә үтеп керерлек исем бирәсе килә", ди икән З.Кадыйрова яңа иҗат җимеше турында.
Нинди булыр бу әсәр, укучылар йөрәген яулый алырмы - тиздән белербез.
Сүз уңаеннан, тиздән Казанда Яр Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Театр башкала тамашачысына Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" һәм "Сагынырсын, мин булмам" әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тәкъдим итәчәк.
Фото protatarstan.ru сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз