-
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
-
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә.
-
"Көй-мелодия" тапшыруында - кечкенә гармун "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй-мелодия" тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы музыкант Илнур Ганиев кечкенә гармун турында сөйли.
-
"Ярдәм" фонды мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә "Ярдәм-помощь" гомуммилли хәйрия фонды аз керемле һәм мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Зифа Кадыйрова җәйге өендә нәрсәләр януын сөйләде...
Ноябрь азагында язучы Зифа Кадыйрованың Чаллыдагы дачасын янган иде. Янгын әдибәнең ике катлы йортын, мунчасын һәм ишек алдындагы беседкасын юк иткән. Язучы үзе янгын турында болай сөйләде:
- Интернетта зыян 3 млн. тәшкил иткән дип язалар. Бу шулаймы?
- Беләсезме, монда җылылык, ут, су кертелгән, тирә ягы матурлатылган, мунчасы бар иде. Ул сумма 3 млн. артып киткән. Кунакка журналистлар, язучылар күп килде. Башкортстаннан килгән артистлар да миндә кундылар. Балаларның да яраткан урыны иде. Кешегә бер уч җир җитә. Минем иң зур теләгем – балаларымны, оныкларымны бер җирдә туплап тору. Йорт – нәкъ шул урын булды.
- Матди зыяннан кала, сезнең анда кул эшләре калган. Алар күпме иде?
- Иң кызганычы – халыктан җыелган дүрт папка хатлар. Һәркем үз язмышын кулдан язган. Халык аларны очрашуларда бүләк булып калдырды. Мин компьютерда яза белми идем. Шуңа барлык әйбер кәгазьдә сакланды. Бөтен архив шунда калды. Шул исәптән төрле газета-журналларда бастырылган язмалар да. Әниемнең истәлеккә биреп калдырган әйберләре аеруча кызганыч. Соңгы тапкыр бүләк иткән Коръән китабы да шунда янды. Минем бөтен дөньям шул йортта калды.
- Аяныч булган, тәмамланмаган әсәрләр калдымы?
- Бар иде. Кичә язганны бүген кабатлап язып булмый. Кызганыч әйберләр күп, тик мин аның өчен борчылмыйм. Иң мөһиме баш кайгысы килмәсен. Кеше, кайгыгызны уртаклашам, ди. Ул кайгы түгел – хәсрәт. Мин шулай аңлыйм һәм кабул итәм.
- Ярдәм итәргә теләүчеләр бармы?
- Халык көн саен яза, шалтырата. Мин беркемнән бернәрсә дә өмет итмим. Баш тартсам да, укучыларым кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Халыкка рәхмәтем зур. Аңлаганнары өчен рәхмәт. Мин йортны тагын бер төзермен, Аллаһ Тәгаләлә баш кайгысы гына китермәсен. Кемдер ярдәм итәр, кемдер икенче ягын сөйләр. Караш һәрвакыт ике төрле була. Мин кул көчен кабул итәм. Торгызырга көч кирәк, ул хатын-кыз гына булдыра торган эш түгел.
Әңгәмәнең әлеге өлеше tnv.ru/tat сайтыннан алынды.
Автор: Алмаз Шиһабетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз