-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
Татарстанда аерылышучылар саны кимегән Республикада алты ай эчендә 6,9 мең тапкырдан артыграк аерылышканнар.
-
Авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык булмаячак Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Үзизоляция вакытында мәҗлес оештырганнар
Стәрлетамакта клубта 50дән артык ял итүче мәҗлес оештыру сәбәпле, үзизоляция режимын бозу очрагы теркәлде. Бу хакта "Өмет" газетасы хәбәр итә.
Бу кичә барышын җәмәгать тәртип саклаучылары белеп калганнар һәм полициягә ярдәм сорап шалтыратканнар. Ләкин тыелган кичәне оештыручылар законны үзләренчә аңлатырга тырышканнар.
Оешма сакчылары белдерүенчә, үзизоляция карантин астында булганнарга, авыру булганда гына кагылырга тиеш.Әлеге резонанслы хәлгә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Максим Родионов аңлатма бирде:
- Стәрлетамак шәһәренең дежур үзәгендә хәбәр алгач, полиция хезмәткәрләре күрсәтелгән адрес буенча рейдка чыктылар. Күңел ачу оешмасының эшчәнлеге туктатылды. Закон бозу очрагы буенча кирәкле материаллар җыела. Хәзерге вакытта процессуаль карар кабул итү буенча эш алып барыла.
фото: пиксабай.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз