Логотип Идель
Яңалыклар

ҮЗИЗОЛЯЦИЯДӘН СОҢ БЕРЕНЧЕ ЯРЫММАРАФОН!

Ярыммарафонда катнашучылар битлек һәм перчатка киеп килгәннәр.

Казанда үзизоляция режимыннан соң беренче тапкыр ярыммарафон узды.

Быел «ЗаБег.РФ» Бөтенроссия ярыммарафонында 800гә якын кеше катнашкан. Оештыручылар ярыммарафонны уздыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тырышса да, барысын да контрольдә тотарга мөмкин булмаган. 

«Бүген һава торышы катнашучылар өчен генә түгел, ә оештыручылар өчен дә көтелмәгән булды. Шуңа да карамастан, сагынган йөгерүчеләрне бу гына туктата алмый», — дип уртаклашкан “Татар-информ"га TIMERMAN йөгерүләр сериясе директоры Вадим Янгиров.

Йөгерү ярышлары 1 км, 5 км, 10 км һәм 21 км дистанцияләрдә узды.

Барлык катнашучылар да ярышларга битлек һәм перчатка киеп килде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев