Логотип Идель
Яңалыклар

Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән

Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.

Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.

Үзәк банк кредит оешмаларына счетка күчерелгән акчаны берникадәр вакытка “катыру” бурычын кертергә җыена. Биредә сүз клиент ризалыгыннан башка гына акча күчерүләргә киртә салу турында бара. Бу хакта Үзәк банкның мәгълүмати иминлек департаменты директоры Вадим Уваров белдерде, дип яза “Известия”.

Россия банкында, аерым алганда, дроппер счетлары (җинаятьчеләр урланган акчаны алу өчен шуннан файдалана) турында мәгълүматлар туплана. Кеше караклар корбанына әйләнүен шундук аңламый. Төймәгә басып кына, акча күчерүне туктату яки аны кире алу мөмкин түгел, чөнки ул финанс операциясен үзе башкарып, килешү шартларын бозган булып чыга.

– Шуңа күрә, кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен, без банкка акча күчерүне ике көнгә туктатып тору бурычын йөкләүне планлаштырабыз, – дип аңлаткан ул.

Моннан тыш урланган акчаны компенсацияләү механизмын кертү тәкъдим ителә. Шул рәвешле, кредит оешмасы Үзәк банкның акча күчерүне ике көнгә кичектерү бурычына колак салмаса, клиентка урланган акчаны кире кайтарырга тиеш булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев