Логотип Идель
Яңалыклар

"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә

Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.

Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк. Шуңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә.

"Зәкят" хәйрия фонды гаризаларны корбанлыкларга гына түгел, мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү өчен дә кабул итә. Теләге булган һәркем фондтан бәрән сатып алырга һәм итне аз керемлеләргә – тулысы белән яки үзенә 1/3 өлешен (теләк буенча) калдырып тапшырырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала.  Моңа сату-алудан башлап итне мохтаҗларга өләшүгә кадәр булган эшләр керә. Шулай ук "Зәкят" фондында корбан чалу тәртибе буенча әзерлекле белгечләр белән киңәшләшергә һәм корбан чалуны күзәтчелектә тотучы, корбанлыклар белән  тәэмин итүчеләрнең тәкъдимнәрен ишетергә мөмкин. Фонд хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

- Бәрәннең бәясе – 11500 сум (бөтен хезмәтләр дә шушы бәягә кергән)

- Язылу өчен телефон 89274730729 (Ватсапта корбанның кем исеменә чалынуын, үзегезгә 1/3 өлешен алу-алмавыгызны язарга кирәк).

- 4276 6200 4378 2170 санлы Саклык банкы картасы (Гюзелия Галимзяновна В.)

- Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22. 

Мөфтиятнең “Зәкят” фонды 2017-2021 елларда 10,5 мең гаиләне 51,4 тонна корбан ите белән тәэмин итте.

Корбанлыкка гаризаны шулай ук Казан мәчетләрендә дә бирергә була. Мәсәлән, Галиев мәчетенә 8927 249-56-32 телефоны буенча шылтыратырга мөмкин.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев