Логотип Идель
Яңалыклар

“ЗӘКЯТ” ХӘЙРИЯ ФОНДЫ "МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА ЯРДӘМ ИТ" АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАША

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә.

Акция уңаеннан Татарстанның күп балалы, аз керемле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеле комплекты үзгәрешсез булып кала бирә: болар – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз, дип яза Диния нәзарәтнең рәсми сайты.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев