Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "Зөләйха күзләрен ача" һәм "Ай, былбылым" җыры

    Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова "Ай, былбылым" җырының премьерасы булды. Бу җыр Гүзәл Яхина романы буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" сериалына саундтрекның бер өлеше булып тора.

    "Ай, былбылым" — җырчының яңа альбомыннан беренче җыр. "Узган елның язында Татарстанда "Зөләйха күзләрен ача“ романы буенча фильм төшерелүе һәм төп рольне Чулпан Хаматова уйнавы турында белдем. Без аның белән таныш булу сәбәпле, мин аңа татар альбомын чыгарырга әзерләнәбез дип яздым, һәм фильм өчен ниндидер милли музыкаль чара кирәк булса, минем материалым бар, дидем", - ди бу хакта Динә Гарипова.

    Реклама

    Ярты елдан соң сериал режиссеры Егор Анашкин җырны рәсми саундтрекка кертергә тәкъдим итте. "Ай, былбылым" һәр сериядә, титрларны озатып, яңгыраячак.

    Сериалның премьерасы бүген "Россия-1" каналында булачак.

    Инде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"