Яңалык/Эксклюзив
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
Зөлфия Камалованың яңа альбомы чыкты
Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалованың яңа, "Алты көн ярату" дип аталгна альбомы чыкты. Альбом чыгарырга акчаны җырчы һәм аның командасы краудфандинг ысулы белән җыйган иде. Барлыгы Зөлфиянең альбомына 258 мең сум акча күчерелде.
Альбомга тугыз җыр кергән. Җыр сүзләрен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина язган.
"Алты көн ярату" альбомы, беренче булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк ителде, 26 апрельдә, "Мин татарча сөйләшәм" җырлы дискны сәхнәдән сорау биреп уйнаттылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз