-
Чизкейк рецепты «Идел» юбилеена классик Нью-Йорк чизкейгы пешерергә булдым. Чизкейк – Америка кухнясының традицион сые, соңгы елларда дөнья буйлап киң таралды.
-
Анастасия Заворотнюк параличланган булуы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми Кичә бик күп матбугат чаралары актриса Анастасия Заваратнюкның гомерлеккә параличлануы турында язып чыккан иде. Мондый "фараз"ның чыганагы телеграм порталында булуы ачыкланды.
-
Бүләк бирешү мәхәббәтне арттыра Никахны катлауландыра торган тагын бер күренеш бар бүген. Кызларыбыз, егетләребез утыз-утыз биш яшькә хәтле гаилә кормыйча яши. Матди максатларны беренче урынга чыгару бу.
-
Казан үзәген Яңа елга бизи башладылар Былтыргы иллюминацияне куллану шәһәр бюджетына акчаның бер өлешен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Хәтерләсәгез, узган елгы шәһәр бизәлеше Казанга бик кыйбатка төшкән иде.
-
Көрәштә баш белән кадалулар арта бара (ВИДЕО) Кичке озын төннәрдә Радик белән Мусаның көрәшен тагын бер күзәтеп алыйк әле.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
Значит шәп уйный!
Берничә көн элек җырчы Фирдус Тямаев инстаграмына «Бөгелә талым» җырына клиптан өзек куйга. Клип мәхәббәт турында. Ләкин анда Фирдүснең хәләл җефете түгел, башка бер кыз төшкән. Әлеге өзеккә халыкның рекциясе бик сәер булган. Күпләр видео астында Фирдүс дуска шелтә белдерә: Хатының була торып, башка кызлар белән кочаклашып йөрисең икән диләр. Кызга да шактый эләккән.
Икенче постында Фирдүс Тяммаев язылучыларына мөрәҗәгать итеп видео төшергән:
"Минем биюче Заринамны бигрәк ямьсез сүзләр белән пычрак атып ташлаганнар. Дуслар, һәрберегезнең балалары бар, бигрәк тә кем кыз үстерә. Неужели сезгә кеше баласына чүп-чар, пычрак язырга күңелле?!"
Гәрчә клипның чын тормышка бернинди катнашы булмавы көн кебек ачык булса да, күпләр клиптагы уенны чынбарлыктан аера алмаган. Әфәрин, димәк яхшы уйныйлар, дип әйтәсе генә кала.
Танылган журналист Алсу Исмәгыйлева да үзенең фейсбук битендә кызык фикер язган моның турында.