Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2829
      0
      6

    ЗӨФӘР РӘМИЕВ «МИРГАЗИЗ УКМАСЫЙ: ӘСӘРЛӘР, МӘКАЛӘЛӘР, ИСТӘЛЕКЛӘР» КИТАБЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

    24 сентябрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап тәкъдим итү кичәсендә бу зур хезмәтне чыгаруда катнашкан филология фәннәре докторлары Әлфәт Закирҗанов һәм Фәрит Яхин, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләҗев, шулай ук күренекле галимнәр, иҗат әһелләре һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

    Кичә Миргазиз Укмасыйның иҗатын искә төшерү белән башланып китте. Аның шигырьләре һәм көйләренең тарихы белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары һәм укытучылары таныштырды. Алар килгән кунаклар өчен искиткеч бәйрәм концерты куйдылар.

    Чарада “Ашказар” көе тарихы, татар халык җыры “Зөләйха” һәм язучының шигырьләре сөйләнде.

    Чыгышлар тәмамланганнан соң, китапның фәнни мөхәррире, филология фәннәре докторы Әлфәт Зәкирҗановка сүз бирелде. Ул барыбызның да Г.Тукай музее залында җыелуның төп сәбәбе Тукайның замандашы Миргазиз Укмасый булуын искәртеп китте. Сүзен ул “Кем ул Укмасый һәм ни өчен без аның шәхесенә, иҗатына мөрәҗәгать итәбез?” дигән сораудан башлады.

    “Әлеге шәхеснең Тукай янәшәлегендәге роле турында сүз алып барасым килә, ягъни ул үзенең иҗаты белән әлеге чорда киң таралган темаларына, гаҗәеп бай сурәтләү чараларына, гомумән, әдәбиятның яңарышына үзеннән бик зур өлеш керткән шагыйрь. Аның белемле булуы, халык авыз иҗатын яратып өйрәнүе аерым хөрмәткә лаек. Тагын шуны әйтәсем килә, Укмасыйның 20 ләп шигыре турыдан туры милләт язмышы турында. Ул менә дигән лирик шагыйрь. Мәхәббәт турындагы шигырьләрен бүген дә яратып укыйлар. Шулай булгач, ничек инде шундый бөек шәхесләргә мөрәҗәгать итмисең?”

    Ә Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабына килсәк, “Тукай һәм аның янәшәлеген барлау, баету безнең татар әдәбиятының ерактагы һәм якындагы тарыхын үзебезгә якынайтуга,бүгенге укучыларга җиткерүгә бер адым дип саныйм.

    Алга таба да мондый китаплар булыр һәм без укучыларыбызны шатландырырбыз дигән теләктә калам”, дип сүзен тәмамлады.

    Аннан соң сүз китапны төзүче, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиевка күчте.

    “1990 елларда миңа 20 гасыр башы, татар шигырьятең җыентыгын эшләргә кирәк дигән фикер белдерделәр. Әлеге җыентыкта 89 шагыйрьнең әсәрләре басылып чыкты. Билгеле инде, сайлап алып кына. Һәм шул вакытта Укмасыйның иҗатына бик кызыгып калдым. Һәм менә, ниһаять, хезмәт җимешебез дөнья күрде!”

    Реклама

    Кичәне Фәрит Яхин дәвам итте. Ул китапны чыгаруга зур көчен куйган Зөфәр Рәмиевка  рәхмәтен белдерде. Аннары бу китапны ни өчен моңа кадәр чыгармаганнарын аңлатты:

     “Без бик чыгарыр идек, кемнәр бедән чыгарыйк соң һәм каян табыйк икән ул кешеләрне?”, - дип җавап кайтарды. Әдипләребез бик күп, берсен дә онытмасак идек һәм күбрәк искә алып торсак идек”, дигән теләктә сүзен тәмамлады Фәрит ага Яхин.

    Китап белән танышырга халык күп җыелган иде. Араларында яшьләр, студентлар да бар.

    Димәк, безнең үткәнебез барыбыз өчен дә мөһим.

    Искәрмә: Китапта «мәгърифәтчел шигърият иясе» М. Укмасыйның шигырләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К.Насыйри, Г. Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. турында истәлекләре урын ала. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче тапкыр тәкъдим ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу