Логотип Идель
Яңалыклар

Әзһәр Шакиров: “Гаяз Исхакыйны аңлаган кеше – татар милләтенең язмышын аңлаган кеше”

Әзһәр Шакиров: “Гаяз Исхакыйны аңлаган кеше – татар милләтенең язмышын аңлаган кеше”

22, 23 һәм 24 октябрь көннәрендә Г. Кариев театры 34нче сезонының икенче премьерасын – «Сөннәтче бабай» спектаклен тәкъдим итәчәк. Тамашачыларны бөтенләй үзгә һәм яңа - “кичү” исемле жанрдагы куелыш көтә. Спектакльнең төп каһарманы - Сөннәтче бабай үз тирәсенә Гаяз Исхакыйның тагын дүрт әсәрендәге каһарманнарны да җыячак. Жанр үзенчәлеге, төп рольне башкаручы артистлар һәм спектакльнең башка нечкәлекләре хакында Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, куючы режиссер Ренат Әюпов, Халык артисты Әзһәр Шакиров сөйләде.
 
“Сөннәтче бабай” – татар сәхнәсендә горур басып торган әсәрләрнең берсе. Гаяз Исхакыйның әлеге әсәрен сәхнәләштергәне өчен С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы төрле елларда М. Җәлил (2005) һәм Г. Исхакый исемендәге премияләргә (2011) лаек булган иде. Әсәрне Минзәлә театры сәхнәсенә алып менгән режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Г. Кариев театры сәхнәсенә куючы да ул. Моннан тыш, Ренат Әюпов Яр Чаллы дәүләт драма театры сәхнәсенә Г. Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”ын да әзерләгән иде.

 -    Һәрбер режиссёрның яраткан авторы була: кемдер Чеховка мөкиббән, Островскийга, кемдер Шекспирны ярата. Менә мин Исхакый әсәрләрен яратам. Һәм үз иҗатымда аның әсәрләрен һәрвакыт төрле сәхнәләрдә күрәсем килә. Аның кечкенә генә хикияләренә нигезләнеп тә тулы фильмнар төшерергә була. Гаяз Искахый гади кешеләр турында сөйли. Гади кешеләр аркылы масштаблы, фәлсәфи проблемаларны күтәреп чыга торган автор ул, – ди режиссер.

Спектакльнең инсценировка авторлары итеп драматург Булат Минкин һәм XX йөз башы әдәбияты буенча белгеч, галимә һәм язучы Ландыш Әбүдарова сайланган. Төп роль - Корбанколый картны бер-бер артлы Халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Илфат Камалиев уйнаячак. 22 октябрь көнне Корбанколый карт ролендә Әзһәр Шакиров булса, икенче көнне сәхнәгә Илфат Камалиевның менүе көтелә. 

-    Спектакльнең структурасы бер булса да, дөньяга ике спектакль туачак. Ике калибрдагы артистның энергетикасына корылган ике төрле спектакль булачак бу, - дип аңлатты Ренат Әюпов.

Әйтергә кирәк, Г. Кариев театры әзерли торган “Сөннәтче бабай” ул Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабае” гына түгел,  – аңа шулай ук язучының тагын дүрт әсәре: “Кәләпүшче кыз”, “Остазбикә”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, һәм “Ул әле өйләнмәгән иде...” килеп кушылачак. 

-    Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрен генә куйган булсалар, миңа җиңелрәк булыр иде, әлбәттә. Ә инде аның әдәбиятта булган бөтен көчен күрсәтергә тырышу, аны күтәрү, ул максатка ирешү артистлар тарафыннан икенче уенны кабул иттерә. Сезнең андый уенны, ул мәгънәне күргәнегез юк әле. Бер бөек әсәрдән – бер өчен, икенче бөек әсәрдән бер өзек – башка бөек әсәрләрдән өзекләрне тезеп күрсәтә алу – ул икенче әйбер. Бездә андый әйбернең булганы юк иде әле, - дип ассызыклады Әзһәр Шакиров һәм “Гаяз Исхакыйны аңлаган кеше – татар милләтенең язмышын аңлаган кеше”, дип шәрехләп тә куйды.

Спектакльнең төгәл жанр атамасын бик озак эзләргә туры килгән. Мелодрама, драма кебек жанрларны читкә куеп, спектакльне әзерләүчеләр ахыр чиктә “кичү” дип аталган яңа жанрга тукталганнар: “Кичү” жанры дигәндә алар Сөннәтче бабайның фани тормыштан бакый тормышка сәфәр кичүе өчен башкарган эшләрен дә, адашкан образларны бер халәттән икенче халәткә күчерүне күз уңында тоталар.

-    Монда һәр шәхеснең үзе аша кичүе дә күздә тотыла. Ниндидер кичерешләр, нидер көтү, ваз кичүләр аша кешенең шәхесе кешелек язмышы һәм кодрәте белән тоташу ноктасы да.  Шулай ук һәрбер спектакль, сәхнәгә чыгарырга алынган әсәр режиссер өчен дә, театр труппасы өчен дә, гомумән, бөтен команда өчен дә – үзенә күрә бер кичү. Шушы кичү аша без нәрсәнедер ныграк аңлыйбыз, ваемлыйбыз – ул шуларны тәгаенләүче бер сүз, - дип аңлатып үтте театр директоры Луиза Шарова. 

Сәхнәдә күрсәтеләчәк әсәрләрнең тезмәсенең татар халкының зур мирасы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә бәйле сорауларны чагылдыруын истә тотып, Кариев театры премьерага махсус күргәзмә дә әзерли. Тамашачылар ТР Милли музее фондының уникаль экспонатын күрү мөмкинлегенә ия булачак: әлегә кадәр беркайчан да киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән сөннәтче Габдулла бабайның мөһере (XIX гасыр) театр бинасында урнаштырылачак, күргәзмәдә шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгайлев (Нәккаш) шәҗәрәләре тупланмасы да урын алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X