-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Әзһәр Шакировка бүләк - Европага юллама!
Күптән түгел генә Камал театры сәхнәсендә бик күркәм бәйрәм - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның 80 яшьлек юбилее уздырылды. Шул уңайдан юбиляр котлаулар кабул итте. Гадәттә Камал театры андый чараларны аншлаг белән, күңелле итеп уздыра. Бу юлы да әдәби-драматик композициягә корылган юбилей артистның яраткан тамашачысы өчен ял итү чарасы да булды.
ТР беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әзһәр Шакировка шәхси бүләген һәм Европага - Карловы Вары шифаханәсенә юллама бирде.
ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да изге теләкләрен җиткерделәр.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистны котларга Уфадан башкорт театры, Чабаксардан чуваш театрыннан да килүчеләр булган.
Фотолар: театрның рәсми сайты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз