-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Әзәрбайҗан Демократик республикасы оешуга 100 ел тулды
Төрки дөнья бүген Әзәрбайҗан Демократик республикасы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Тугандаш халыкның тарихи датасы уңаеннан үткәрелә торган чаралардан, әлбәттә, Татарстан да читтә калмый.
Татарстанда һәм Русиядә әзәрбайҗаннар диаспорасы иң көчлеләрдән һәм иҗтимагый активлардан санала. Әзәрбайҗан вәкилләрен бүген республикада бизнеста да, сәнәгатьтә дә, сәясәттә дә күрергә мөмкин. Әзәрбайҗаннар җәмгыяте ел саен төрле мәдәни һәм хәйрия чаралары уздыра.
Бүген ТР Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Әзәрбайҗан Демократик республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан фәнни конференция уза. Конференциядә ӘДРның аякка басу этаплары, азәри дәүләтенең үсеше тарихы, ӘДРның эшчәнлеге һәм казанышлары мәсьәләләре күтәрелә. Конференциядә Әзәрбайҗан Тарих институтыннан кунаклар, Татарстанда яшәүче азәриләрнең “Әзәрбайҗан” милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре, әзәрбайҗан милләтеннән аспирантлар һәм студентлар катнаша һәм чыгыш ясый.
ӘДРның 100 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чараларның берсе – бәйрәм кичәсе Татарстан Халыклары Дуслыгы йортында узды. Бәйрәм уңаеннан җәмгыять җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре котлауларыннан соң концерт булды. Тамашачылар алдында «Kavkaz style» ансамбле, «Назлы» бию коллективы һәм солист Җәлә Гасанова, «Сакартвело» грузин бию ансамбле, солистлар Нәргиз Хәлилова, Эмилия Абдуллаева һәм Әлмәттән яшь артистлар Яһут, Зәхра, Нурлан Исмаиловлар чыгыш ясады. Шулай ук Әзәрбайҗаннан килгән кунаклар – инструменталь ансамбльгә кушылып халык җырларын башкаручы Раушан Әзиз, Әзәрбайҗанның атказанган артисткасы Самира Алиева һәм җырчы Али Таптых оглы җырлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз