Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ДАРУЛАРНЫ - ТАТАРСТАНЛЫЛАРГА ГЫНА Татарстан Хөкүмәтендә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларның республикада яшәүчеләргә генә сатылуын күзәтергә киңәш иттеләр.
      30
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬ - ЭШ КӨНЕ Дәүләт Думасы 31 декабрьне ял көне итү турындагы закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости яза.
      37
      0
      0
    • РОССИЯ ГЕОГРАФИЯСЕН БЕЛӘСЕҢМЕ? Татарстан Милли музей мәйданчыгында 29 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Халыкара «Географик диктант-2020» акциясе узачак.
      43
      0
      0
    • МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ВОЛОНТЕРЛАР ЭЗЛИ Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.
      44
      0
      0

    ЗУР ЧАРАЛАРНЫ ҮТКӘРМИ ТОРЫРГА

    Татарстанда зур чараларны кичектерергә яки онлайн-форматта үткәрергә тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

    «Кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны арта. Бу сезонлы инфекция, сезонлы күрсәткечләрне көткән идек. Шуңа күрә бүгенгә күмәк чараларны мөмкин булганча, эпидемия вазгыяте тотрыкланганчы кичектерергә яки онлайн-форматта үткәрергә тәкъдим итәбез», — диде спикер.

    Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары республикада яшәүчеләргә фан-зоналарга билетлар сатып алмаска, ә оештыручыларга бию зонасында кешеләр санын чикләргә өндәде.

    Любовь Авдонина сүзләренчә, язын кертелгән чикләүләрне кабатламас өчен гражданнарның, юридик затларның һәм эшмәкәрләрнең оешкан һәм аңлап кабул итүе кирәк.

    «Куркынычны үзебез аңларга тиеш, күмәк чара үткәрүнең дә куркыныч якларын уйларга кирәк. Әгәр юридик затның яки эшмәкәрнең антисептик куймау, битлекләр өләшмәү кебек җитешсезлекләре ачыкланса… Бу чарада авыру таралуын исәпкә алып, оештыручылар Россия Административ хокук бозулар кодексы маддәләренең берсе буенча җавапка тартылырга мөмкин», — ди Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

     

    Шул исәптән, Татарстанда коронавирус очраклары да арта баруын онытмаска кирәк...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ