-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Зур шахмат Казанга кайтты!

Иртәгә Казанда шахмат буенча дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучы иң көчле хатын-кызны ачыклау турниры старт ала.
Шахмат буенча дөньяның иң дәрәҗәле турнирларының берсе янә Казанга кайтты. Татарстан башкаласында заманында Алисә Галләмова белән Се Цзюнь арасында матч, аннан дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучы иң көчле ир-атны ачыклау турниры, Россия чемпионатларының Суперфиналлары узган иде. Инде менә дөньяның иң көчле сигез спортчысы янә Казанда.
Бәйгенең приз фонды 200 000 евро. Ярышта Мария һәм Анна Музычуклар (Украина), Екатерина Лагно, Александра Костенюк, Александра Горячкина, Валентина Гунина (Россия), Тань Чжунъи (Кытай) һәм Нана Дзагнидзе (Грузия) катнаша. Ике әйләнештән торган бәйгенең җиңүчесе Цзюй Веньцзюнь белән дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк. Анысың приз фонда инде 500000 евро тәшкил итә.
Казандагы ярышлар "Ногай" кунакханәсендә узачак. Шахмат уеннары көндезге өчтә башлана. Сүз уңаеннан, шахмат сөючеләр өчен дә кызыклы гына чаралар каралган. Әйтик, кунакханә янәшәсендә үк диярлек Бауман урамында шахмат сөючеләр өчен махсус шатер корылачак, анда залда барган уеннарга комментарийлар биреп барылачак, шулай ук танылган гроссмейстерлар белән уйнап карау мөмкинлеге булачак.
Бәйге уңаеннан уздырылган матбугат конференциясе вакытында "Идел" хәбәрчесе Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновтан, татарлар арасында дөнья чемпионы исемен дәгъвалаган танылган шахмат осталарының булуын искә төшереп, Алисә Галләмова, Сандугач Шәйдуллина, Гата Камский, Рәшит Нәҗметдиновларга алмаш кайчан үсәр икән дигән сорау юллады. Баксаң, Татарстанда шахмат чыннан да популяр икән. Төрле яшьтә чыгыш ясаучы егетләр һәм кызлар әле бер ярышта, әле икенчесендә җиңү яулыйлар, шуңа да, Алисәләргә алмаш үсәр дә, алар менә шундый турнирларда чыгыш ясар дигән өметтә калабыз, диде Хәлил Хәмитович.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз