-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Зәйнәп Максудова китапханәсе
23 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда тарихчы галим Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсе үткәрә.
Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрь һәм аның замандашларының тормышын, иҗатын өйрәнү белән беррәттән, татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен фәнни өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Музейда фәнни ачышлар белән тамашачыларны таныштырып бару максатыннан түгәрәк өстәлләр, очрашулар, китап тәкъдим итү кичәләре оештырыла. Татарстанның танылган галимнәре генә түгел, ә Петербург, Баку, Әнкара һәм башка шәһәр галимнәре катнашында музей чаралары уза.
Философия докторы, Амстердам университеты укытучысы Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәте борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязмаларын өйрәнүгә зур өлеш керткән Зәйнәп Максудованың (1897-1980) бай китапханәсен өйрәнүгә багышлана. Бу кулъязмалар җыелмасы ТР Милли музее фондында саклана. Китапта шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУ Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендәге материаллар да урын ала.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән З. Максудова бөтен гомерен борынгы әдәби җәүһәрләрне җыюга, өйрәнүгә багышлый, аларның каталогын төзү белән шөгыльләнә. Ә. Бостанов үз хезмәтендә З. Максудова китапханәсендәге гарәп графикасында язылган кулъязмаларның җентекле тасвирламасын бирә. Биредә 378 әсәр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.
Китап тәкъдим итү кичәсендә бу зур хезмәтне чыгаруда зур ярдәм күрсәткән А. Хасавнех, И. Мостакимов, И. Гомәрев, Р. Абзалина, З. Максудованың туганнары Н. Ахунова, И. Ким, шулай ук күренекле галимнәр, иҗат әһелләре һәм музей хезмәткәрләре катнашачак.
Г. Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз