-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Айдар Фәйзрахмановны бүләкләү указына В.Путин кул куйды
РФ Президенты Владимир Путин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановны Дуслык ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
А.Фәйзрахманов илебезнең мәдәнияты һәм сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әлеге орденга лаек дип табыла.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, профессор, Татарстанда, Россиядә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган иҗатчы Айдар Фәтхерахман улы Фәйзрахмановка быел 65 яшь тулды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз