БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА
Исламия Мәхмүтовага, исән булса, 77 яшь тулыр иде. Урыны Оҗмах түрләрендә булсын!
"Идел" архивыннан
Исламия Мәхмүтованың балачак хәтирәләре:
“Артистка булу минем балачактагы хыялым иде. Әле ул вакытта артистны юлын беркайчанда күргәнем булмаса да, укытучым Гариф абый Наврозовка “артистка” дип җавап бирдем. Атаклы артист Галия Булатованың безнең нәселдән булуы да үзен сиздергәндер. Гаиләдә җиде бала үстек. Бер-беребезне тәрбияләдек. Бәләкәй чактан ук бик шук, чая идем. Караңгы базга төшеп каймак ашаган чакларым да булды. Хәтта бервакыт әнием дә мине сөтне качып эчүемне күреп алды.
Әнием мине «батыр йөрәкле» дип атый иде. Шуклыгым аркасында артист булдым дисәм дә була. Җырла дисәләр, җырладым, бие дисәләр, рәхәтләнеп тыпырдадым. Шулай итеп артист булдым мин".
Бүген РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызына, исән булса, 77 яшь тулыр иде. Урыны Оҗмах түрләрендә булсын!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев